Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
15 декабрь 2025, 15:15
228

Пенсиягә чыгар алдыннан чак паспортлы булган

Пермьдә бер хатын 50 елдан артык документсыз яшәгән. 

Пермьдә яшәүче хатын табибка мөрәҗәгать итә, пенсияә өмет итә яисә поездга билет сатып ала алмаган. 50 елдан артык дәүләт өчен бу хатын дөньяда булмаган диярлек. Нибары әле генә, хокук саклаучылар ярдәме белән ул үз гомерендә тәүге тапкыр туу турында таныклык һәм паспорт алган. Бу хакта Пермь краенда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Игорь Сапко хәбәр иткән. Аның аппараты 55 яшьлек хатынга гомере буена яшәгән хокукый күләгәдән чыгарга ярдәм иткән.

Проблема балачактан ук килгән. Хатынның әнисе билгесез сәбәпләр буенча кызы өчен беренче документны – туу турында таныклыкны – рәсмиләштермәгән. Нәтиҗәдә бу хәл аның өчен гадәти тормышка мәңгегә ишекләрне япкан: балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрмәгән, 20 яше тулгач, паспорт ала алмаган, социаль яисә  бушлай медицина ярдәменнән кулланмаган, рәсми рәвештә эшкә урнаша алмаган.

18 яше тулганчы хатын Казанда яшәгән, аннары Пермьгә күченгән. Әмма шәһәрне алмаштыру гына аның хокукый статусын үзгәртмәгән. Власть органнары һәм дәүләт системасы өчен  ул булмаган. Тәү карашка хәл ителмәстәй мәсьәләгә край омбудсмены белгечләре алынган. Аларны катлаулы юридик эшне көткән.

"Белгечләр кирәкле гаризалар әзерләүдә ярдәм иттеләр һәм судта аның мәнфәгатьләрен якладылар", – дип сөйләгән бу очрак турында Сапко.

Төп этап суд утырышында булган, анда хатын-кызның туу фактын ачыклау таләп ителгән. Суд бу таләпне канәгатьләндергән һәм аның төп документны алу хокукын таныган. Судьяның карарын ишеткәч, дистә еллар буе паспорт турында хыялланган хатын күз яшьләрен тыя алмаган. 

Чыганак: mk.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас