Дөньяда ниләр бар?
8 Декабря 2025, 05:02

Сыерның ашказанында кошелекта биш мең сум акчалар төргәге тапканнар

Бу хәл Гафури районында булган.

Сыерның ашказанында кошелекта биш мең сум акчалар төргәге тапканнарСыерның ашказанында кошелекта биш мең сум акчалар төргәге тапканнар
Сыерның ашказанында кошелекта биш мең сум акчалар төргәге тапканнар

Толпар авылында яшәүче фермер сыерын суйган һәм малкайны эшкәрткәндә  ашказаныннан төрле чүп-чар белән документлар һәм шактый зур суммадагы акча белән кошелек та килеп чыккан. Фермер сүзләренчә, сыер төрле чүплекләрдә йөрергә яраткан, чит кеше кошелегын да шунда йоткандыр, мөгаен. Хәзер фермер документлар хуҗасын эзли.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас