

“Долина схемасы” үзгәрешләр кичерә. Уралда бер гаиләне фатирсыз калдырганнар, чөнки фатирның элекке хуҗасы аны сатканда запой тәэсире астында булган.
Тикшерү материалларына ярашлы, гаилә пары Альберт белән Алёна 2023 елның декабрендә Михаил исемле риэлтордан фатир сатып алган, күп тә үтми, аны ремонтлап, арендага биргәннәр. Сату-алу килешүенә кул куяр алдыннан барлык документлар да җентекләп тикшерелгән, акчаны банк аша түләгәннәр. Әмма фатирның элекке хуҗасы Владимир кире уйлаган. Ул үзен 19 яшьтән айнымыйча диярлек эчәм, ә инде әнием үлгәч, бөтенләй запойга киттем, дип сөйләгән. Мираска калган фатирын ничек сатканын хәтерләми дә, ахырда шешәдәшем үгетләде, дип акланган.
Суд фатирның элекке хуҗасы ягына баскан. Медицина экспертизасы Володьканың сәрхүш һәм эчкечелекнең соңгы стадиясендә икәнлеген таныган. Нәтиҗәдә сату-алу килешүе таркатылган, фатир элекке хуҗасына кайтарылган. Ә менә Альберт белән Алёнага кем акча кайтарырга тиешлеге билгесез...
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.