

Законсыз ау өчен хөкем ителгән элекке депутат Валерий Рашкин Дәүләт Думасына кайтырга ниятли. Бу хакта "Ведомости"га билгеле булган.
Басма мәгълүматлары буенча, мандаттан мәхрүм ителгән Рашкин 2026 елда Иркутск өлкәсеннән Дәүләт Думасына сайлауларга барырга мөмкин.
КПРФ Үзәк Комитеты рәисенең беренче урынбасары Юрий Афонин аңлатуынча, кадрлар комиссиясе һәм оештыру-кадрлар хезмәте төбәк бүлекчәләреннән җыю эшен тәмамлый. “Дәүләт Думасына сайлауларга кем барачагы кадрлар комиссиясе һәм партия съезды Президиумының тиешле карарларыннан соң хәл ителәчәк”, — дип өстәгән ул, Рашкинның Саратов партия оешмасында исәптә торуын искәртеп.
Рашкин үзе исә журналистлар белән әңгәмәсендә үзенең сайлауларга бару-бармавын кире дә какмаган, расламаган да, бу мәсьәләгә карата комментарий бирергә әзер түгелмен әле, дип белдергән.
2022 елның апрелендә Рашкинны шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итеп, ике ел дәвамында җәнлек аулауны тыйганнар иде. Аннары аны срогыннан алда мандатыннан мәхрүм иттеләр. 2024 елның маенда сынау срогы тәмамлану сәбәпле, Рашкинның хөкем ителүе гамәлдән чыгарылды.
Чыганак: lenta.ru