Дөньяда ниләр бар?
2 Декабря 2025, 15:41

247 көннең 209ында эшкә чыкмаган

А что, так можно было? - диясе килә русчалап...

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

“Россия” авиакомпаниясе стюардессасы антирекорд куйган. Хезмәткәр хатын 2025 елда 247 көннең 209ында эшкә чыкмаган. Сәбәпләр: төрле-төрле больничныйлар, отпусклар,  эмоциональ кома һәм башкалар.

Mash Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, Питерда яшәүче 50 яшьлек Дарья очраклы рәвештә бортпроводник булып эшли башлаган. 26 ел элек аны җыештыручы булып эшләгән җиреннән персонал җитешмәү сәбәпле стюардесса итеп билгеләгәннәр. Ул 22 ел дәвамында намус белән күк киңлекләрен гизгән, һәм арыган, күрәсең. Соңгы 4 ел эчендә ул 990 эш  сменасының 700ендә эшкә чыкмаган. Ә 2025 елда бөтенләй рекорд куйган – ул  247 көннең 38ен генә эшләгән. Гыйнвардан  башлап ул больничныйлар белән отпускларны аралаштырып, аена берничә көн генә эшләгән. Шушы көннәрдә 28 көн отпусктан эшкә чыккан да, арып, хәлем начар дип янә кайтып киткән. Тикшерү стюардессаның ялганлавын ачыклаган, шуңа Дарьяга эшләргә туры килгән. Әмма беренче көнне үк ул янә авырган – имеш, икенче бортпроводник хатын аның күкрәгенә кагылган һәм Дарья эмоциональ тетрәнү кичергән.

Авиакомпаниянең хәвефсезлек хезмәте Дарьяның соңгы 4 елдагы эш көннәрен исәпләп чыгарган да югарыда язылган схемаларны ачыклаган. Хәзер инде бу хәлләргә нокта куелырга тиеш, “зирәк” хатынны эштән азат итү турында сүз бара.

Чыганак: Mash Телеграм-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас