Дөньяда ниләр бар?
27 Ноября 2025, 10:10

Яңа туган баласын ваннада батырып үтергән

Франциядә хатын-кыз, ире белән талашканнан соң, яңа туган баласын ваннада батырып үтергән.   

Яңа туган баласын ваннада батырып үтергәнЯңа туган баласын ваннада батырып үтергән
Яңа туган баласын ваннада батырып үтергән

Шуннан соң ул, сабыйның мәетен фатирда калдырып, качкан. Бу хакта «Рен-ТВ» яза.

15 ноябрьгә каршы төндә ир белән хатын арасында тавыш чыккан. Ир-ат, талашны туктату өчен, фатирдан чыгып киткән. Хатын-кыз, бала белән ялгызы калгач, сабыйны ваннада батырып үтергән.

Шуннан соң ул өйдән чыгып качкан һәм иренә нәрсә эшләве турында язган. Ир-ат полициягә хәбәр иткән. Хатын-кызны 1 сәгатьтән шәһәр урамнарының берсендә кулга алганнар.

Сорау алганда, хатын-кыз гаебен таныган. Сабыйны үтергән өчен, аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү яный, диелә хәбәрдә.

 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас