Дөньяда ниләр бар?
26 Ноября 2025, 06:25

Хатын-кызларның тешләре урынына күкрәкләрен яшерен фотога төшергән

Сингапур стоматологиясе хезмәткәре пациентларның тешләре урынына күкрәкләрен яшерен фотога төшергән

Хатын-кызларның тешләре урынына күкрәкләрен яшерен фотога төшергәнХатын-кызларның тешләре урынына күкрәкләрен яшерен фотога төшергән
Хатын-кызларның тешләре урынына күкрәкләрен яшерен фотога төшергән

Өч ел эчендә ул 600 дән артык фото ясаган

29 яшьлек Элджин Н. Милли стоматология үзәгендә фотограф булып эшләгән. Штатлы белгечнең бурычларына операциягә әзерләнгән пациентларның тешләрен төшерү кергән. Фотограф яшертен генә үзенә аеруча ошаган кызлар декольтесын фотога төшергән. Әгәр пациентка фотога төшерү билгеләнмәгән булса, Элджин, янәсе, стоматолог кадрлар ясарга сораган, дип ялганлаган. Шулай итеп, ул тулы бер фотобаза җыйган һәм барысын да флешкада саклаган.

Алдау 18 яшьлек пациентка фотографка шикаять биргәндә ачылган. Нәтиҗәдә фотограф эштән киткән. Аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм зур штраф яный.

Хатын-кызларның тешләре урынына күкрәкләрен яшерен фотога төшергән
Хатын-кызларның тешләре урынына күкрәкләрен яшерен фотога төшергән
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас