

Санкт-Петербургта кәләш ЗАГС тантанасына TikTok аркасында кулы сынган килеш килгән. Бу хакта Baza үзенең Телеграм-каналында язып чыккан.
Яшь хатын тантанага стилистлар белән бергә отельләрнең берсендә әзерләнгән. Ул отель коридоры буйлап туй күлмәгендә социаль челтәрләрдә таралган роликларны кабатлап йөгереп үтәргә уйлаган.
Әмма кәләш туфлиенең үкчәсе белән күлмәгенең итәгенә баскан да абынып егылган. Уңайсыз егылу нәтиҗәсендә кулын сындырган. ЗАГСтагы тантана башлануга ике сәгать калган булган.
Кәләш, авыртуга чак түзеп, сынган кулы белән тантанада чак басып тора. Паспортларга штамплар куелгач кына ул якыннарына нинди бәлагә таруын сөйләп биргән.
ЗАГСтан кәләшне турыга травмпунктка алып киткәннәр. Аның сынган кулына гипс куеп кайтарганнар.
Чыганак: lenta.ru