Дөньяда ниләр бар?
20 Ноября 2025, 11:31

Кытайда тараканнар һәм суалчаннар белән кофе сата башлаганнар

Бөҗәкләр сәламәтлек өчен бик файдалы, диләр...

Кытайда тараканнар һәм суалчаннар белән кофе сата башлаганнарКытайда тараканнар һәм суалчаннар белән кофе сата башлаганнар
Кытайда тараканнар һәм суалчаннар белән кофе сата башлаганнар

Пекин музейларының берсе экзотик эчемлекләр линейкасын ачып җибәргән. Кофе таракан порошогы нигезендә әзерләнә, ә арпа суалчаны “закуска” урынына бирелә, дип хәбәр итә YCWB news.

Барлык ингридиентлар традицион Кытай даруханәләрендә азык-төлек продуктларының хәвефсезлек стандартларына туры килү өчен сатып алына.

Басма ачыклык керткәнчә, арпа суалчаны эчемлеккә ниндидер кыздырылган тәм һәм хуш исне бирә, ә таракан, кырмыскалардан ясалган "тәмләткеч" кебек үк, үзенчәлекле әчелек өсти.

Бөҗәкләр сәламәтлек өчен бик файдалы, диләр...

Мәсәлән, таракан экстракты ярада коллаген эшләп чыгаруга һәм катып калуга ярдәм итә. Мондый хуш исле чынаяк кофеның бәясе-45 Юань (500 сумнан бераз артыграк). Көненә нибары дистәгә якын порция сатыла, ә төп сатып алучылар — яшьләр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас