Дөньяда ниләр бар?
17 Ноября 2025, 20:46

“Безнең өйнең яме ул!” (видео)

Мәскәүдә яшәүчеләр үрдәк баласын ач үлемнән коткарган. 

Mash Телеграм-каналы.Mash Телеграм-каналы.
Фото:Mash Телеграм-каналы. 

Мәскәүдәге күп катлы йортта яшәүчеләр үрдәк баласын ач үлемнән коткарган. Бүгенге көндә бу үрдәкнең үз бассейны бар, аны даими ашаталар һәм яратып сөяләр.

Мулард токымыннан булган бу үрдәкне Ленин проспектында тапканнар. Янында инә үрдәк тә, башка үрдәк балалары да булмаган. Аның пәйда булуының өч версиясе бар. Беренчесе – аны парковщикларның берсе  бирегә алып килгән, икенчесе – ул бер пенсионер хатынныкы. Һәм өченче версия – ул үрдәкләр көтүеннән адашып калган. Берәүләр аны силәзән Васька дип йөртсә, икенчеләр аңа Стеша дигән кушамат таккан.

Үрдәкне кумаска уйлаганнар – Стеша-Васька йортта яшәүчеләрнең барысының да күңелләрен яулаган һәм уңыш талисманына әверелгән. Көндез ул бик эре кыяфәт белән ихатада йөри, бассейнында су коена, ә төннәрен аны урламасыннар өчен подвалга кертәләр. Васька-Стешага якында урнашкан Нескучный бакчасыннан килеп, төлке һөҗүм иткәннән соң, кошны саклыйлар.

Үрдәкне зоопаркка урнаштырырга теләмиләр, әлеге вакытта йортта яшәүчеләр идарәче компания белән  Васька-Стешаны подвалда кышлату мәсьәләсе буенча сөйләшүләр алып бара.  

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Mash  Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас