Дөньяда ниләр бар?
16 ноябрь 2025, 04:11

Цефтриаксон кадаганнан соң инвалид булып калган

Утыз бер яшьлек модель Сасинана Чуэнлосанга коточкыч хәлгә юлыккан, табиблар аңа ярамаган дару язганнар. 

Цефтриаксон кадаганнан соң инвалид булып калганЦефтриаксон кадаганнан соң инвалид булып калган
Цефтриаксон кадаганнан соң инвалид булып калган

Җәй көне, Сасинана тамагы авырткан килеш ялдан кайтка. Аңа тиз арада «Тонзиллит» диагнозын куялар һәм «Цефтриаксон» антибиотигын билгелиләр, аны еш кына бактериаль инфекцияләрне дәвалау өчен кулланалар.

Ләкин берничә көннән соң Сасинананың хәле кискен начарлана.

Аның күкрәгендә авырту, күрү һәм хәрәкәт итү проблемалары барлыкка килә. Табиблар, ни булганын аңламыйча, аңа шул ук антибиотикның өстәмә дозаларын керткәннәр.

Нәтиҗәдә кыз бер күзендә тулысынча күрү сәләтен югалта һәм караватка беркетелгән була. Соңрак аңарда Стивенс-Джонсон синдромы — «Цефтриаксон»китереп чыгарган җитди аллергик реакция булуы ачыкланган.

Хәзер Сасинана көннәрен ятакта үткәрә. Аның тиресенә коела, бер күзе тулысынча сукырайган. Әлеге синдром үлүгә дә китерергә мөмкин.

Фото: Жизач

Цефтриаксон кадаганнан соң инвалид булып калган
Цефтриаксон кадаганнан соң инвалид булып калган
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас