Дөньяда ниләр бар?
13 Ноября 2025, 05:33

Усольцевларның тайгада эзсез югалуының яңа версиясе әйтелде

Сентябрь ахырында походка киткән гаилә юкка чыкты. 

Рамил Шәмсиев.Рамил Шәмсиев.
Фото:Рамил Шәмсиев.

Биш яшьлек кызлары белән бергә югалган ирле-хатынлы Усольцевларның югалуы яшен сугу белән бәйле булырга мөмкин. Гаиләнең эзсез югалуының яңа версиясен тәҗрибәле сәяхәтче, тревел-блогер һәм Себер буйлап экстремаль походлар оештыручы Алексей Тайганавт әйткән.

Тайганавт Красноярск крае көньягындагы таулар туристлар арасында бик тә популяр дип аңлаткан. Мәсәллән, походка сәяхәтченең дусты һәм аның белән бер хатын шундый тауларга походка киткән булган. Тауларның берсенә менеп җиткәч, кинәт кенә яңгыр ява башлаган һәм туристларны яшен суккан. Нәтиҗәдә ир-ат пешкән, ә аның юлдашын коткарып булмаган. “Походка алар һава торышы әйбәт булганда юлланган иде. Мондый хәлләрне алдан фаразлап булмый, әлбәттә”, – дигән Тайганавт.  

Моңа кадәр судмедэксперт Александр Аулов Усольцевлар гаиләсенең калдыкларының югалу ихтималының өч версиясен атаган. Аның сүзләренчә, туңып үлгән Усольцевлар кар астында калган булырга мөмкин. Моннан тыш, кыргый җәнлекләр катнашлыгын даискә алырга кирәк: алар сөякләрне тараткан булырга мөмкин. Белгеч гаиләнең исән булу ихтималын да әйтә, шуңа берсенең дә гәүдәсе табылмаган.

Биш яшьлек кызларын  бер көнлек походка үзләре белән иярткән Усольцевлар сентябрь  ахырында тайгада эзсез югалды. Бер айдан артык вакыт үтүгә карамастан, гаиләнең эзе табылмады. Усольцевларның фатирында да сәер предметлар ачыкланмаган.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас