

Уфада яшәүче 9 яшьлек Тёма әнисенең тиздән җитәчәк Яңа елны Дубайда үткәрәбез дигән тәкъдиме белән ризалашмаган. Моның сәбәбе дә җитди: Дубайда кардан өн ясап булмый, ә менә Дүртөйледә яшәгән картәнидә бик тә ясап була. Русиядә эшчәнлеге тыелган Meta оешмасына караган Инстаграм челтәрендә бу видео 1,3 миллион карау җыйган.
Mash Batash Телеграм-каналы журналистты малайның әнисе белән элемтәгә чыккан, бу хәлләрдән соң гаилә әлбәттә инде Яңа елны Башкортстанда үткәрергә карар иткән.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.