Дөньяда ниләр бар?
7 Ноября 2025, 04:40

Шок! Ир-атлар керфекләрен кыра башлаган...

Әстәгъфирулла!

Көнбатышта гадәти булмаган һәм сәламәтлек өчен хәвефле тренд таралган: ир-атлар батыррак күренер өчен массакүләм рәвештә керфекләрен кыра башлаган.

Сәер юнәлешкә бирелүчеләр сүзләренчә, озын керфекле булу – традицион булмаган ориентация билгесе дә. Ә керфекләрнең юклыгы, янәсе, егетләргә батыррак һәм кыюрак күренергә мөмкинлек бирә, ир-атларны хатын-кызлар өчен сөйкемлерәк  итә. Мода артыннан куучылар социаль челтәрләрдә керфекләрен кыру процессын тасвирлаучы роликлар белән уртаклаша, видеолар астында төрле комментарийлар тезелеп киткән – кемдер моны хуплый, кемнәрдер аптырый.

Медикларга бу бер дә ошамый икән. Алар фикеренчә, керфекләр һәр кешегә кирәк, алар күзләрне яклауда мөһим роль уйный. Кырып ташлагач, чәч фолликулларына шактый зыян килә, нәтиҗәдә кеше гомерлеккә керфекләрен югалтырга мөмкин. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас