Дөньяда ниләр бар?
7 ноябрь 2025, 04:46

"Мин хатынымны яратам. Бу бит гади"

Тарихта иң карт ирле-хатынлы парны «Гиннесс» рекордлар китабына керттеләр.

"Мин хатынымны яратам. Бу бит гади""Мин хатынымны яратам. Бу бит гади"
"Мин хатынымны яратам. Бу бит гади"

Бу хакта New York Post хәбәр итә. Майамидан 107 яшьлек Элеонора Гиттенс һәм 108 яшьлек Лайл Гиттенс 216 яшь һәм 132 көнлек гомуми яше белән тарихта иң өлкәннәре булып тора. Алар  уку вакытында 1941 елда танышкан һәм бер елдан соң үзләрен никах җепләре белән бәйләгән. Тиздән Лайлны сугышка алып китәләр, ә бәби көткән Элеонора Нью-Йоркка күченә. Ул хәрби самолетлар өчен детальләр җитештерүче компаниягә эшкә урнаша, ә соңрак дәүләт мәктәбендә укытучы була.

Сугыш тәмамланганнан соң алар Бруклинда яши, өч бала тәрбияли.

Элеонора бу вакытка 69 яшендә Фордхэм университетында шәһәр мәгарифе өлкәсендә докторлык дәрәҗәсен алган.

Никахларының озак яшәү сере турындагы сорауга җавап биреп, Элеонора: "Без бары бергә кушылдык... Без бер-беребезне яратабыз". Лайл исә: "Мин хатынымны яратам. Бу бит гади".

Чыганак: Рен ТВ

 

 

 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас