Дөньяда ниләр бар?
6 ноябрь 2025, 10:02

Русиялене Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тышкы кыяфәте аркасында кертмәгәннәр

Русиялене Дубайга тышкы кыяфәте аркасында кертмәгәннәр:аның йөзендә пирсинг һәм татуировкалар бар, дип хәбәр итә  Ura.ru.

Русиялене Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тышкы кыяфәте аркасында кертмәгәннәрРусиялене Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тышкы кыяфәте аркасында кертмәгәннәр
Русиялене Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тышкы кыяфәте аркасында кертмәгәннәр

Кыз Дубай аэропортында чик контроле хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп иткән. Аны аерым бүлмәгә илтепформаль сораулар бирә башлаганнар. Гомумән алганда, Полинаны аэропортта 20 сәгать диярлек тотканнар, ә аннары мондый тышкы кыяфәт белән Әмирлеккә эләгеп булмаячагын хәбәр иткәннәр.

Туристка Африкага Дубай аша транзит белән очарга тиеш булган, ләкин нәтиҗәдә маршрутны үзгәртергә һәм Оманга китәргә мәҗбүр була.

Бу рейска Полина җентекләбрәк әзерлә: пирсингның бер өлешен сала, татуны качырып, хиҗаб кия.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тату һәм пирсингка тыю юк, әмма тышкы кыяфәте мондагы әдәп нормаларына туры килмәгән туристларга керүне кире кагарга мөмкиннәр.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас