

2015 елның мартында 26 яшьлек Уилкинс Дайнел Лейн белән очраша. Ул йөкле хатыннар өчен киемнәрне белдерүләр сайтында саткан хатын-кыз. Ул вакытта Уилкинс йөклелегенең җиденче аенда була. Хатын-кызлар кофе эчә һәм рәхәтләнеп аралашып утыра. Бер сәгатьтән соң, Уилкинс китәргә җыенганда, Лейн көтмәгәндә аңа һөҗүм итә. Сугышу барышында авырлы хатын аңын югалта, ә уянгач, кан эчендә ялгызы ятуын ачыклана.
Авыртуга карамастан, аның 911гә шалтыратырга көче җиткән. Ачыкланганча, Лейн хатын-кызның корсагыннан аның тумаган баласын кисеп алган, ә аннары аны үзенеке итәргә тырышкан.
Җинаятьче хастаханәгә килә һәм аның баласы төшкән, дип алдый. Шунда аны кулга алалар.
чыганак: Лента.ру