Дөньяда ниләр бар?
27 Октября 2025, 04:38

Формалинлы пыяла колба эчендә сабый сөякләрен тапканнар

Ленинград өлкәсе Киров районындагы коммерциягә карамаган бакчачылык участокларында  сабый сөякләре белән пыяла колба тапканнар. Бу хакта 78.ru хәбәр итә.

Формалинлы пыяла колба эчендә сабый сөякләрен тапканнарФормалинлы пыяла колба эчендә сабый сөякләрен тапканнар
Формалинлы пыяла колба эчендә сабый сөякләрен тапканнар

Мумификацияләнгән бала формалинлы колбага урнаштырылган экспонат булып тора. Басма мәгълүматлары буенча, элек коммерциягә карамаган бакчачылык участокларын медицина хезмәткәрләренә тапшырган булганнар.

Колба җирдә 10 ел яткан дип фаразлана.

Хәзерге вакытта сабыйның гәүдәсе яру өчен моргка җибәрелгән. Элегрәк Ленинград өлкәсендә каты көнкүреш калдыклары чүплегендә яңа туган баланың гәүдәсен тапканнар.

чыганак: лента.ру

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас