

Таиландта Кобра тешләгән ир-ат үләр алдыннан әбисенә шалтыратырга өлгергән.
Иртән Тай әбисенә шалтыратып, аны яратамы дип сораган. 74 яшьлек хатын бик яратам, дип җавап биргән. Шуннан соң Май үзен елан тешләве турында әйткән һәм ул үлә калса, кайбер эшләрен тәмамлавын үтенгән.
Сөйләшү азагында ир-атның сөйләме аңлаешсыз булып, элемтә өзелгән. Майның әбисе шунда ук аның апасына шалтырата, ул коткаручыларны чакырткан.
Алар ашыгыч рәвештә ир-ат йортына килеп, аны һәм беркадәр вакыт реанимацияләргә тырышып караганнар. Майның беләзегендә тешләү эзләре табылган. Урынга елан тотучыларны чакырталар, алар тиздән үлем куркынычы булган бер метр озынлыктагы рептилияне тотканнар.
Чыганак: Лента.ру