Дөньяда ниләр бар?
22 октябрь 2025, 04:33

Баскетбол фанатлары көндәш команданың автобус водителен үтергән...

Италиядә баскетбол фанатлары, водительне үтереп, көндәш җанатарлары утырган автобуска ташлар ыргытканнар.

Баскетбол фанатлары көндәш команданың автобус водителен үтергән...Баскетбол фанатлары көндәш команданың автобус водителен үтергән...
Баскетбол фанатлары көндәш команданың автобус водителен үтергән...

Бухакта LaRepubblica газетасы хәбәр итте. Якынча 45 пассажир "Пистойя" баскетбол командасының җиңүле якшәмбе уеныннан соң кире Тосканага юнәлгән автобуста барган.Җиңелгән команда җанатарлары Риети һәм Терни шәһәрләрен тоташтыручы юлда засада оештырганнар. Автобуска кирпеч һәм ташлар очырганнар, шуларның берсе машина йөртүченең башына эләккән.

65 яшьлек Раффаэль Марианелла урында ук үлгән. Полиция бүлеккә "Реал Себастиани"клубының 12 фанатын китергән. Аларның өчесен соңыннан тоткарлыйлар, аларга карата алдан ниятләнгән үтерү турындагы маддә буенча тикшерү башланган.

Чыганак:  РЕН ТВ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас