Дөньяда ниләр бар?
2 октябрь 2025, 20:10

Ялкаулык буенча чемпионат башланган

Зур бүләк өчен көннәр буена кроватьтан тормыйча ята алыр идегезме?

Черногориянең Плужина шәһәрендә ялкаулык буенча чемпионат старт алган. Бу хакта аны үткәрүчеләрнең Инстаграм (Русиядә  тыелган социаль челтәр: РФдә тыелган һәм экстремистик дип танылган Meta компаниясенә карый) челтәрендә  хәбәр ителә.

Чемпионат менә инде 13 ел дәвамында үткәрелә. Чемпионатта җиңәр өчен катнашучыларга үзләренең шаккатмалы ялкаулыгын күрсәтергә кирәк. Приз бәдрәфкә генә торган һәм барысыннан да озаграк ятып торган кешегә биреләчәк.  Кроватьтән торырга теләмәүчеләргә оештыручылар саллы приз вәгъдә итә,  быел ул Subaru машинасы һәм 2 мең евродан гыйбарәт.  

Конкурсны социаль челтәрләрдә трансляциялиләр.

Ярышта төрле илләрдән, шул исәптә Русия, Украина, Төркия, Сербиядән 20 кеше катнаша. Алар инде барысы да урыннарында ята. Катнашучылар барын да – эчемлекләр, ризыклар һәм  башкаларны яткан килеш алалар. Һәр 8 сәгать саен 15 минутка тәнәфес каралган. Оештыручылар сүзләренчә, ялкауларны сайлап алу психолог белән берлектә үткәрелгән.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас