

Русия Президенты Владимир Путин дөньядагы бүгенге хәл-вакыйгаларда “ставкалар үтә югары” һәм барына да әзер булырга кирәк дип белдергән. Бу хакта ул “Валдай” халыкара дискуссия клубының XXII еллык утырышының пленар сессиясендә чыгыш ясаганда сөйләде.
“Вакыт һәм соңгы вакыйгалар күрсәтүенчә, теләсә нәрсәгә әзер булырга кирәк. Тарихның мондый чорларында һәркемнең җаваплылыгы аеруча зур: үз язмышың өчен дә, ил һәм бар дөнья язмышы өчен дә. Һәм ставкалар монда үтә югары”, – диде Русия лидеры.
Шул ук вакытта Путин заманча дөньяда үзгәрешләр тизлеген һәм халыкара вакыйгаларның тотрыксызлыгын аеруча ассызыклады.
Чыганак: lenta.ru