Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә икенче сыйныф укучысына тышкы кыяфәтендәге бер атрибут аркасында дәресләргә йөрүне тыйганнар. Е1.гu төбәк порталы язуынча, укучы кыз дәресләргә башына кокошник киеп йөргән.
Баланың әнисе аңлатуынча, укытучы кызны борынгы рус баш киеме стилендә бизәлгән ободогын салырга мәҗбүр иткән. Кыз, өйгә күз яшьләренә буылып кайтып, гаиләсенә барысын да сөйләп биргән.
Баланың әнисе үзе икенче мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыта. Ана кеше фикеренчә, русларның традицион милли бизәнгече – кокошник - Русия мәктәпләрендә урынлы. Әнисе укытучыдан аның баласы өчен тыюның нәрсә белән бәйле булуын ачыкларга теләгән, укытучы исә мәктәптә форма кияләр һәм анда эшлекле стиль өстенлекле, дип җавап биргән.
Шул ук вакытта ана кеше мөселман гаиләләрендәге укучыларга мәктәпкә яулык һәм хиҗап киеп килергә рөхсәт итәләр, дип уфтанган. "Гәрчә бу мәктәп формасы элементы булмаса да (яулык яисә хиҗап турында сүз бара - Авт. ), ата-аналар балаларны шулай киендерә, бу аларның мәдәнияте, дине элементы. Мәктәп дөньяви учреждение булуга карамастан, кешеләрнең менталитетын, дини традицияләрен хөрмәт итеп, моңа тыныч карыйлар", - дигән укучы кызның әнисе.
Чыганак: lenta.ru