Дөньяда ниләр бар?
28 сентябрь 2025, 20:20

Әстәгъфирулла! “Кәҗә чүәкләре” модага кергән

Бу аяк киемнәре трендта, ди, күз алдыгызга китерәсезме?

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Русиялеләр “кәҗә чүәкләре”нә 600 миллион сум акча сарыф иткән. Мондый балеткалар узган ай чыгымнары буенча  рекорд куйган.

Аяк киеменең бу төре таби дип атала. Таби – кәҗә тоякларын хәтерләтүче икегә бүленгән  башлы балеткалар. Августта гына мондый туфлиләргә  русиялеләр 600 миллион сумга якын акча тотынган – бу соңгы 4 елда аяк киеменә булган чыгымнарның иң югары күрсәткече. Бу чүәкләргә кешеләр кафе, рестораннарга һәм азык-төлеккә караганда күбрәк акча туздырган.

“Кәҗә чүәкләре”ндә еш кына Мәскәү һәм  Санкт-Петербургта җилдерәләр икән. Фотосурәткә игътибар белән карагыз әле, дуслар, матурмы? Сезгә ошыймы?

Иң сәере шул: аңлавымча, бу “чүәкләр”не  оек белән киеп булмый...

Чыганак: Mash телеграм-каналы. 

 

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас