

Кияүнең туганнары кәләшне бүлмәгә ябып куя, аннары шунда агулы елан кертәләр. Елан кәләшне чага. Кияү туганнары аңа ярдәм итми, аннары апасы ярдәм иткәч кенә, кызны хастаханәгә илтәләр.
Кыз сүзләренчә, еланны канализация аша бүлмәгә керткәннәр, төнлә белән елан кызны чага. Ә ирнең туганнары исә бүлмәнең икенче ягында көлеп тора, ярдәм итмиләр. Кыз апасына шалтырату җаен таба, аннары ул килеп булыша.
Кайнананалар туйдан соң ук өстәмә бирнә таләп итә башлый. Шуннан низаг чыга.
Кияү, аның абыйсы, апасы һәм тагын 3 кешегә карата җинаять эше ачканнар, диелә хәбәрдә.
Чыганак: РЕН ТВ
Фото: www.globallookpress.com/Egon Bömsch