Дөньяда ниләр бар?
26 Сентября 2025, 04:57

Казах малае казлардан кача (ВИДЕО)

Баланың чын-чынлап коты очкан!

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Өч яшьлек Кирәй белән 13  секундлык кызыклы видеоязманы аның әтисе Махамбәт Ермеков төшергән. Ермековлар гаиләсе Актүбәдә яши, хуҗалыкларында казлар, тавыклар, атлар, понилар бар.

Малайның әтисе сүзләренчә, Кирәй казлардан курыкмый, ә видеога казларның, бала кулында гадәттә аларга азык бирә торган чиләкне күреп,  аның артыннан йөгергән мизгеле эләккән.  

Социаль челтәрләрдә видеоны 150 миллионнан артык кеше караган. Рэпер Snoop Dogg бу видеога репост ясаган һәм Ермековка дистәләгән мең кеше язылган.

Ролик вируслы булып киткәч, буяулар җитештерү фирмасы (видеода Кирәй  шул буяулар фирмасының чиләген тотып йөгерә) Ермековлар гаиләсенә 75 л буяу бүләк иткән. Ә бер сәяси партия 100 каз бүләк иткән. Хәзер инде өч яшьлек йолдызның әтисе аның белән  билгеле Германия автомобиль компаниясе  элемтәгә чыксын иде дип хыяллана. Бала футболкасына нәкъ шул компаниянең эмблемасы төшерелгән.

Чыганак:  "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас