

Кытайда ритейлер, әгәр алар үзләрен бәхетсез дип хис итсәләр, хезмәткәрләргә өстәмә ял алырга рөхсәт иткән. Бу хакта South China Morning Post хәбәр итә.
Хэнань
провинциясендә ваклап сату кибетләре челтәренә нигез салучы Ю. Дунлай эш һәм шәхси тормыш арасында иң яхшы баланска ирешергә ярдәм итәргә карар кылган. Ул хезмәткәрләр үзләре теләгәнчә 10 көн өстәмә ял сорарга хокуклы, дип игълан итә. "Мин һәр хезмәткәрнең иреге булуын телим. Һәркем тормышында бәхетсез мизгелләр була, шуңа күрә, әгәр син бәхетсез икән, эшкә килмә», – ди бизнесмен.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, анкета алу мәгълүматлары буенча, кытайлыларның 65% тан артыгы үзләрен эштә арыган һәм бәхетсез итеп хис итә.
Чыганак: poznovarium