Дөньяда ниләр бар?
21 сентябрь 2025, 03:21

Дагестанны су баса

Махачкаланы көчле яңгырлардан соң су баскан

Дагестанны су басаДагестанны су баса
Дагестанны су баса

Дагестанда көчле яңгыр яуган. Махачкалада һәм башка торак пунктларда ливневка чыдый алмаган, һәм су урамнарны тутырган. Махачкалада яшәүче хатын: «Сак булыгыз, икенче көн ут, су юк, чөнки подстанцияне су басты. Кичә күпме машина батты, кешеләрнең өйләрендә су тездән. Шәһәр канализациясе эшләми",- дип сөйли. Социаль челтәрләрдә кешеләрнең урам буйлап х гидроциклда хәрәкәт итүләре кадрлары барлыкка килә. Шәхси йортларны, юлларны һәм машина кую урыннарын су баса. Махачкала башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Джамбулат Салавов хәбәр иткәнчә, яңгыр алдыннан шәһәр хезмәтләре яңгыр суларын чистарткан, ләкин көчле басым аркасында сулар булдыра алмый. Шәһәр хезмәтләре тәүлек буе эшли. Чыганак:@TodayKazan @TatarToday

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас