Кемеровода безнең заман герое табылган – автослесарь полиция формасын сатып алган да юлларда самокатчыларны тотарга чыккан.
37 яшьлек ялган хокук сакчысына җирле халык зарланган, имеш, ул яктырткыч диодлы велосипедта йөреп, водительләргә комачаулап, хәрәкәтне “җайга салган”. Аны соңрак чын полицейскийлар тоткарлаган. Аларга автослесарь полиция формасын кибеттә сатып алуын һәм самокатта, электр велосипедларында җилдерүчеләрне акылга утыртырга теләвен сөйләгән.
Шулай итеп, ялган полицейскийның формасын тартып алганнар, ә “рәхмәт” урынына аңа полиция униформасын законсыз кулланганы өчен протокол төзегәннәр. Гаделлеккә омтылганда намуслы юл сайларга кирәк шул...
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.