+21 °С
Болытлы
Санкт-Петербургта иң беркатлы ялган акча ясаучы табылган. Ул банкноталарны гади принтерда бастырган.
Пенсионер ир-ат кибетләрнең берсендә сатып алган әйберләр өчен кулакча белән түләмәкче булган. Принтерда бастырган 10 мең сум акчаны кассирга сузган. Әмма пенсионерны тиз тотканнар. Полиция хезмәткәрләренә ул акчаларны төсле принтерда бастыруын сөйләп биргән. Хәзер аңа “Ялган акча яки кыйммәтле кәгазьләр ясау, саклау, ташу яки сату" маддәсе буенча 5 елга кадәр төрмә яный.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.