

Шушы көннәрдә Белоруссиядәге ритуаль агентлыкларның берсе гадәти булмаган хезмәт — гроботерапия анонслады. 500 мең сумга табутта ятарга тәкъдим иттеләр. Әйе-әйе, сүзгә-сүз. Капкач, Музыка һәм психолог белән янәшә. Әлеге терапия максаты – кешегә үз тормышын яңадан аңларга, аңа «читтән» карарга һәм алга таба ничек яшәргә дигән план белән китәргә ярдәм итү. Сеанс алдыннан психологик тест үткәрелә. Соңыннан –консультация һәм коуч-сессия.
Әмма анонс эшләтеп җибәргәннән соң ул икенче көнне үк юкка чыкты, ә хезмәтне беренче заказга кадәр гамәлдән чыгардылар. Шулай да, агентлыкка бик күп сораулар килде, ләкин беркем дә табутка ятарга батырчылык итмәде. Ә сез мондый экспериментка барыр идегезме?