Дөньяда ниләр бар?
15 сентябрь 2025, 07:05

Багана саен биесәң...

Төркиядә туристка флагштокта биюе өчен төрмә срогы яный

Багана саен биесәң...Багана саен биесәң...
Багана саен биесәң...

Төркия хакимияте Каппадокиянең популяр туристик төбәгендә флагштокта биегән туристка каршы җинаять эше кузгаткан. Бу хәл турында Baza Telegram-каналы хәбәр итте.

Каппадокиянең төп туристик нокталарының берсендә төшерелгән видеоязмада кызның флагштокка менүе һәм акробатик элементларны күрсәтүе күренә. Видео социаль челтәрләрдә таралган. Туристның гамәлләре дәүләт флагына ихтирамсызлык буларак бәяләнә. Хәзер кызга бер елдан өч елга кадәр төрмә җәзасы яный. Прокуратура аның гамәлләрен дәүләт символларын хурлау һәм төрек милләтен яки аның институтларын кимсетү дип квалификацияли. Хокук бозучының исеме һәм аның гражданлыгы әйтелми. Шулай ук туристка Төркия территориясеннән киткәнме яки урындагы хокук саклау органнары тарафыннан тоткарланганмы икәне дә аңлашылмый.

Чыганак: Газета.RU

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас