Дөньяда ниләр бар?
14 сентябрь 2025, 20:15

“Артек”ка барырга теләгән үсмерләр акча эшләр өчен урамга чыккан (ВИДЕО)

Афәрин, малайлар! 

“Артек”ка барырга теләгән үсмерләр акча эшләр өчен урамга чыккан“Артек”ка барырга теләгән үсмерләр акча эшләр өчен урамга чыккан
“Артек”ка барырга теләгән үсмерләр акча эшләр өчен урамга чыккан

Кемнәрдер акча  җитми дип зарланганда Читада яшәүче ике үсмер “Артек”ка юлга акча җыяр өчен ике ай дәвамында шәһәр үзәгендә аккордеонда уйнаган.  

16 яшьлек Ваня белән  14 яшьлек Илья лагерьга җыенган. Юлламаларны аларга бүләк иткәннәр, ә менә 170 мең сумлык билетларга акчалары булмаган. Ата-аналары да бу сумманы күтәрә алмас иде, шуңа яшүсмерләр үзләре акча җыярга уйлаган.

Аккорденоннарын тотып алар урамга чыккан –  ике ай дәвамында көн саен ике сәгать уйнаган. Көйләрне дә халык яратып тыңлаган җырларныкын сайлаган – “День Победы”, “Прощание славянки”,  “Смуглянка”, “Катюша”. Туристлар һәм җирле халык  бик юмарт булган, кайчагында малайларга сумнар урынына виноград, кыяр һәм юаньнәр биреп киткәннәр. Ә иң юмарт бер тыңлаучы малайларга берьюлы 5 мең сум биреп киткән. Шулай итеп, тапкыр малайлар “Артек”ка юлга акча җыйганнар – августта алар лагерьда ял итеп кайткан.

Чыганак: Mash Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас