

Уфада яшәүче табиб-гинеколог Эльвера Габдуллина гаиләсе белән 7 сентябрь көнне башкала аэропортыннан Төркиянең Анталия курортына ялга очкан. Әмма самолет күккә күтәрелеп 20 минут үтүгә бортпроводниклар бер пассажирның начар хис итүен һәм табиб кирәклеген игълан иткәннәр. Эльвера шунд ук ярдәмгә ашыккан.
“Мин 50-55 яшьләр тирәсендәге агарынган һәм иреннәре зәңгәрләнгән хатынны күрдем. Аның инде бернигә дә реакциясе юк иде, шуңаа ул үзен нәрсә борчуын әйтә алмас дәрәҗәдә иде”, – дип яза Эльвера сүзләрен UfaNovosti.ru.
Табиб пассажир хатынның кан басымын үлчәгәч, аңа шикәрләп кара чәй эчәргә кирәклеген аңлаган, чөнки кан басымы бик түбән булган. Моның сәбәбе дә бар – пассажир хатын гормональ даруын эчәргә оныткан. Ул аны самолетта да эчә алмаган, чөнки даруы багажда калган.
Бәхеткә, Эльвера Габдуллина пассажир хатынга ярдәм иткән һәм бу очыш исән-имин тәмамланган.
Чыганак: bashinform.ru