

Илдә тәүге тулысынча водительсез трамвай Мәскәүдә йөри башлаган. 10нчы маршрут буенча йөргән бу трамвай "Щукинская" метро станциясеннән Таллинская урамы башына кадәр хәрәкәт итә.
Проект өчен җаваплылар пилотсыз трамвай водительле трамвай кебек үк хәвефсез дип ышандыра. Чөнки:
-ул юлны һәм трамвай салонын тулысынча, ягъни 360° градуска күрә;
-ишекләрне ачу, тормозга басу, тизлекне арттыру һәм башкалар турында секунд эчендә карарлар кабул итә;
- юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үти;
- Шәһәрнең төгәл цифрлы картасы буенча йөри, маршрут нечкәлекләрен сантиметрга кадәр белә.
Водительсез трамвай буламы дип борчылучыларны тынычландыралар: технология меңнәрчә сәгатьләр дәвамында сыналган һәм тулысынча хәвефсез – нәкъ шуңа күрә пассажирлар белән даими сәфәрләр старт алган да инде.
Бу хәлгә сөенергә дә була – шулкадәр алга китеш бит, искитмәле технологияләр! Әмма көенергә дә мөмкин – көннәрдән беркөнне кешеләрнең кирәге дә бетәр инде...
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.