Липецк өлкәсендә Белем көненә бер укытучыга “Мәңгелек хәтер” дигән язулы чәчәк гөлләмәсе бүләк иткәннәр. Бу хакта “Новости Липецка” хәбәр иткән. Басма язуынча, укытучы бу тасманы өйдә генә, букеттан пленканы салдыргач, күргән.
Чәчәкләр бүләк иткән укучының ата-анасы укытучы алдында гафу үтенгән инде. Өлкәннәр сүзләренчә, чәчәкләр гөлләмәсен махсус кибеттә флорист җыйган. Тасма пленка астында булган, шуңа балалар да, ата-аналар да анда нәрсә язылганын күрмәгән.
Тикшерү оештырылган. Ягъни, ни өчен флорист букетны шундый тасма белән бәйләгәне ачыклана.
Чыганак: lenta.ru