

Чиләбе өлкәсендә үз авылындагы бердәнбер беренче сыйныф укучысы быел мәктәпкә төшкән.
Ваня Ермоленконың әти-әнисе, шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, Чиләбедән 100 км ераклыкта урнашкан Кече Шумаково авылына күченгән. Бу авылда нибары 500 кеше яши, әмма ике катлы мәктәп бар, анда нибары 18 укучы белем ала. Шул ук вакытта балалар БДИны яхшы тапшыра һәм университетларга укырга керә.
Мәктәп директоры – Татьяна Алексеенко. Ул Кече Шумаковога 5 ел элек күченгән һәм аның артыннан дуслары да (алар арасында Ваняның әти-әнисе дә бар) ияргән. Хәзер инде өлкәннәр үзләренең “талгын” тормышлары белән ашыкмыйча яши, ә беренче сыйныфка барган Ваня Ермоленконың дүшәмбе көнне йолдызлы сәгате булган дияргә дә мөмкиндер – ул индвидуаль белем алачак һәм беренче кыңгырау бары тик аның өчен генә яңгыраган.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.