Хабаровскида яшәүче ир-ат улының туган көнен үткәрер өчен аны төнлә аквапаркка алып килгән.
Улының 11 яшенә аквапарк хезмәткәре көтелмәгән сюрприз ясарга уйлаган. Алар икәү бергә төнлә буп-буш аквапарк комплексына килгән һәм рәхәтләнгән: горкалардан шуганнар, бассейнда су коенганнар, төрле су аттракционнарында күңел ачканнар.
Аквапарк җитәкчелеге хезмәт тикшерүе үткәргән, шулай да ир-атка бернинди җәза билгеләүче булмаган, ә менә хәвефсезлек системасында “сукыр зона”ны табуларын белдергәннәр.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.