

Амур өлкәсендә татлы ризыкларга бәяләр соңгы елда гына 20 процентка арткан. Сәбәбе – безнең тәмлекчәләрне кытайлар фураларга төяп сатып ала да, үзләренә алып кайтып сата.
Җирле халык сөйләвенчә, соңгы 12 айда тәмлетамаклар агымы өч тапкырга арткан. Сәбәбе – Кытайдан Амур өлкәсенә визасыз керү алу мөмкинлеге һәм бу илләрнең якын урнашуы (теплоходта 15 минутлык юл, машинада бер сәгатьтә барып җитеп була) һәм безнең кәнфит-печеньеның сыйфатлы булуы.
Күршеләр Благовещенскига кәрваннар белән килә, супермаркетларга һөҗүм итә диярлек – андагы шоколад, кәнфит, кекс, рулетлар һәм карабодай балын кырып-себереп сатып ала һәм шул рәвешле бу товарларга дефицит тудыра, аларның хакларын арттыра. Кайберәүләр хәтта стримнар (интернет аша реаль вакытта аудио һәм видео контентны онлайн-трансляцияләү форматы) оештыра һәм әлеге стримнар вакытында онлайн-заказлар кабул итә.
Кытайда исә бу кадәрле гастрономик оҗмах юк икән – сыер сөтен алар соя сөтенә алмаштыра, бодай онын – дөге һәм кукуруз онына.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.