

Русиядә яшәүче голландияле тревел-блогер Махил Снейп баланы мәктәпкә әзерләүнең безнең илдәге һәм үз ватанындагы бәяләрне чагыштырган. Бу хакта ул үзенең Дзендагы “Голландец в России” дип аталган шәхси блогында уртаклашкан.
Язма авторы сүзләренчә, Нидерландиядә иң арзан рюкзаклар 16 евро тирәсе тора (якынча 1,4 мең сум). Моңа өстәп, Голландиядә ата-аналар балаларына мәктәпкә ризык өчен махсус контейнерлар һәм термослар сатып ала, чөнки анда мәктәпләрдә ашатмыйлар, ди.
Физкультура өчен балалар спорт киемнәренә европалылар 17 евро чамасы (якынча 1,5 мең сум) акча тотына, ә мәктәп формасы Нидерландиядә юк Моннан тыш, ата-аналарга балаларга дәфтәрләр, дәфтәр тышлары, төсле кәгазь, пластилин, алъяпкычлар һәм рәсем төшерү өчен наборлар сатып алырга кирәкми, ди.
“Нәтиҗәдә Голландиядә баланы мәктәпкә җыю 70-80 еврога (якынча 6,5 мең сумнан алып 7,4 мең сумга кадәр) барып баса. Русиядә – 7 мең сумнан алып, бу суммага канцелярия товарлары бәяләрен кушарга кирәк”, – дип исәпләгән Снейп.
Чыганак: lenta.ru