

Кытай галимнәре эчәклекнең майны сеңдерүгә комачаулый торган һәм ябыгырга булышкан микрогранулалар уйлап тапкан. Тикшеренү Cell Biomaterials журналында бастырылып чыккан.
Сычуань университеты (КХР) белгечләре сүзләренчә, ябыгу өчен киң таралган препаратлар майларның таркалуын нәтиҗәле баса ала, әмма икенчел нәтиҗәләргә ия. Мәсәлән “Орлистат" препараты бавыр һәм бөерләрне зарарларга мөмкин. Галимнәр артык авырлыкны ташлауның уникаль һәм хәвефсез ысулын булдырганнар.
Алар яшел чәй полифенолларыннан, Е витаминыннан һәм диңгез суүсемнәреннән ашарга яраклы микрогранулалар эшләп чыгарган. Ашаганда бу гранулалар ашказан-эчәклек трактында майлар белән бәйләнә дә, май тамчылары белән химик элемтәләр барлыкка китерә һәм эчәклеккә аларны сеңдерергә мөмкинлек бирми.
Яңа чараны күселәрдә сынап караганнар. Җәнлекләрнең бер өлешен майлы диетада тотканнар һәм аларның рационына әлеге микрогранулаларны өстәгәннәр. Микрогранулалар ашаган күселәр 30 көндә гомум массаларының 17 процентын югалткан.шулай ук майлы тукымалар өлеше дә кимегән. Белгечләр майның шактый өлеше табигый юл белән чыгуын ачыклаган.
Галимнәр микрогранулларның тәме юк, шуңа күрә аларны ризыкка җиңел өстәргә мөмкин булачак, диләр. Белгечләр яңа микрогранулларны кешеләрдә сынап карарга һәм 2026 ел дәвамында тикшеренү нәтиҗәләре турында сөйләргә ниятли.
Чыганак: lenta.ru