Дөньяда ниләр бар?
19 август 2025, 07:03

Путин аңа мотоцикл бүләк иткән

Аляскада яшәүче Марк Уоррен үзенең тимер атына запас частьлар алалмый җәфаланган. 

Mash Телеграм-каналы.Mash Телеграм-каналы.
Фото:Mash Телеграм-каналы. 

Русия Президенты Аляскадагы Анкоридж шәһәрендә яшәүче ир-атка  яңа “Урал” мотоциклын бүләк иткән. Америкалы Марк Уоррен күп еллар Ирбит заводында чыгарылган мотоциклда йөргән, әмма соңгы елларда  Русиягә каршы кертелгән санкцияләр аркасында аның “Урал” мотоциклы  өчен запас частьлар эзләү белән проблемалары туган. Маркның проблемалары турында Аляскага визиты вакытында Владимир Путин белгән, ул дипломатларга совет һәм Русия мотоциклларын яратучыга махсус бүләк — яңа “Урал” мотоциклын – тапшырырга кушкан.

Америкалының Русия байкындагы фотосы бөтен дөньяга таралды инде.

Исегезгә төшерәбез, Ирбит мотоцикл заводы “Урал”ны 1941 елдан бирле чыгара. Свердловск өлкәсендә җитештерелгән  мотоцикллар күп кенә йолдызлар һәм танылган шәхесләр коллекцияләрендә бар, шул исәптән актер Брэд Питтта.

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас