

Алтай республикасының Кош-агач районындагы Орой артылышында (русчасы – перевал. – Авт.) турист югалган. Телеграм-каналлар язуынча, бу тирәдә ел саен сәер шартларда кешеләр югала.
SHOT мәгълүматы буенча, өч турист шимбә көнне үзаллы тауларга киткән, юлга чыгар алдыннан алар теркәлү үтмәгән. Биеклекнең кискен үзгәрешләре һәм текә борылышлары аркасында Орой артылышы бик хәвефле саналган.
Әмма походтан ике кеше генә әйләнеп кайткан. 72 яшьлек ир-ат төркемнән аерылган. Турист ял итеп ала торган “молочник йорты”на табан киткән һәм аның белән элемтә өзелгән.
Әлеге вакытта коткаручылар 20 километрдан артык араны тикшереп чыккан, әмма сәяхәтчене таба алмаганнар.
Орой артылышында сәер шартларда туристлар моңарчы да югалган. Былтыр Новосибирскидан 24 яшьлек турист походтан кайтмаган. Коткаручылар аның палаткасын гына тапкан.Үлем очраклары да булган. 2015 елда Омскидан бер сәяхәтче биектән егылып, умыртка сөяген сындырган һәм һәлак булган.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.