Дөньяда ниләр бар?
12 август 2025, 06:38

Тутый кош наркодилерларны ачыкларга ярдәм иткән

Шулай да була икән...

Mash  Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.Mash  Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Англиянең Блэкпул шәһәрендә Манго кушаматлы тутый кош ирексездән җинаятьчел төркем эшчәнлеген  ачыкларга булышкан.  Кош наркотиклар сату белән шөгыльләнгән  банда башлыгы Адам Гарнеттның сөяркәсенеке булган.

Бу хатынның  йортында тентү үткәргәндә  полиция эре героин һәм кокаин партиясен ачыклаган. Шулай ук алар  сөйләшә торган тутый кошка тап булган. Манго бандитлар үз “бизнес”ларында еш кулланган сүзләрне кабатлаган, мәсәлән, “два за 25” – бу наркотиклар “телендә” 25 фунтка ике доза наркотик дигәнне аңлата. Шулай ук Гарнеттның сөяркәсенең телефонында  наркотиклар белән видеолар,  Мангоның тыелган матдәләрне сатудан җыелган акчалар белән уйнавын тасвирлаган ролик тапканнар.

Нәтиҗәдә 15 кешедән торган җинаятьчел төркем суд каршына баскан. Гарнеттны 19,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, аның сөяркәсен – 12 елга. Ә канатлы “шаһит”ның арытаба язмышы билгесез...

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас