Дөньяда ниләр бар?
11 август 2025, 07:56

Олег Чегодаев көймәдә Төньяк Боз океанына кадәр йөзеп җиткән

Якташыбыз белән горурланабыз. 

Олег Чегодаевның Телеграм-каналыннан.Олег Чегодаевның Телеграм-каналыннан.
Фото:Олег Чегодаевның Телеграм-каналыннан.

Спортчы-сәяхәтче, Уралда туризмны популярлаштыру өстендә эшләүче Олег Чегодаев 118 көн дәвамында  каякта (Каяк-ике калаклы ишкәк белән хәрәкәткә китерелә торган тар гына көймә. Гадәттә, бер яки ике ишкәкчегә исәпләнгән. -Авт.) Урал аша Төньяк Боз океанына йөзеп җиткән. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында  хәбәр иткән. Аның маршруты 16 елга аша үткән һәм 5 мең км диярлек тәшкил иткән.

“Минем артымда Кар диңгезе,  бу  Урал одиссеясенең кыр өлеше тәмамланды дигәнне аңлата. Әмма бу әле проектның ахыры түгел. Алда меңәрләгән фотосурәтләр, фильмнар һәм планетадагы  иң матур ил, Урал елгалары буйлап көньяктан  төньякка кадәр сәяхәт турында   китап!” – дип язган сәяхәтче.

Бу уникаль экспедиция – тарихта Урал тау илен өзлексез су маршрутында беренче тапкыр узу. Олег Чегодаев ялгыз йөзүгә 16 апрельдә чыккан.  Маршрут Агыйдел елгасының өске ягыннан башланган. О.Чегодаев көненә 40 км чамасы юл үткән. Бүген, 11 августта, ул үзенең экспедициясенең финал ноктасына җитүе турында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда спортчы-сәяхәтче Казахстан чиге янәшәсендә, көньякта Урал елгасының киң агымыннан Воркутадан төньяктарак урнашкан  Константинов Камень тавына кадәр җәяүләп барган иде. Ул Урал тауларын җәяү үткән беренче кеше булды. Чегодаевның трансураль проекты 109 көн  һәм 3194 километр тәшкил иткән.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас