Дөньяда ниләр бар?
11 август 2025, 06:05

Башкортстанда миллион сум хезмәт хакы алучылар арткан

Ул бәхетлеләр кемнәр икән дисезме?

Башкортстанда миллион сум хезмәт хакы алучылар артканБашкортстанда миллион сум хезмәт хакы алучылар арткан
Башкортстанда миллион сум хезмәт хакы алучылар арткан

Республикада миллион сум хезмәт хакы алучылар саны 1,4 тапкыр арткан.
Республикада урта һәм эре предприятиеләрдә эшләүче 172 хезмәткәргә ай саен 2 миллион эш хакы түлиләр
. 23 кешенең хезмәт хакы 3 миллионга җитә.
48 кеше кулына 3 миллионнан артык акча алып эшли.
Бер сүз белән әйткәндә, республикада яшәүче 243 кешенең эш хакы миллионнан артып китә. Икътисадчылар топ-менеджерларның хезмәт хаклары үсүен нефтехимия һәм IT секторының алга китүе белән аңлата.
Ә шул ук вакытта Башкортстанда уртача эш хакы 72 мең сум тәшкил итә.
Кызганыч, мин мондый уртача зарплата алучылар рәтенә кермим. Бәлки, сез керәсездер...

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас