Дөньяда ниләр бар?
7 август 2025, 06:10

Кытайның чикунгунья вирусы безгә яныймы?

Анда 10 мең кеше бу чирне йоктырган. 

Кытайның чикунгунья вирусы безгә яныймы?Кытайның чикунгунья вирусы безгә яныймы?
Кытайның чикунгунья вирусы безгә яныймы?

Кытай провинциясендә чикунгунья бизгәге таралу хакындагы мәгълүмат – Роспотребнадзор контролендә. Ведомствода аңлатуларынча, бу вируслы инфекция, ул кешегә канэчкеч бөҗәкләр тешләве белән йога. Кешедән кешегә бу вирус йокмый.

“Русия территориясендә әлеге вакытта  чикунгунья бизгәгенең кертелгән очраклары теркәлмәгән, шулай да моның хәвефе бар. Чик буенда хәвефсезлекне тәэмин итәр өчен „Периметр“ системасы кулланыла, ул йогышлы авырулар билгеләре булган гражданнарны ачыкларга мөмкинлек бирә”, – диелә Роспотребнадзорның рәсми хәбәрендә.

Моннан тыш,  чирне оператив ачыклау өчен илдә Русиядә җитештерелгән тест-системалар бар.

Даими рәвештә чикунгунья бизгәген таратучы черкиләр циркуляциясе мониторингы үткәрелә. Бүгенге көндә  эпидемиологик хәвеф юк.

Чикунгунья бизгәге таралган илләргә юнәлүче Русия гражданнарының вирус йоктыру хәвефен киметү өчен Роспотребнадзор бөҗәкләр тешләүдән качарга киңәш итә. Моның өчен ишек һәм тәрәзәләрдә москитларга каршы челтәрләр һәм репеллентлар, карават өстендә чыбылдыклар кулланырга; тәнне каплый торган кием (ыштан, озын җиңле күлмәкләр) киеп йөрергә кирәк.

Бу вирус таралган илләрдән кайтканнан соң чир билгеләре барлыкка килгәч, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас