

Атна башында Кырым күперендә 3 меңнән артык машина рекордлы тыгында утырган. Ярымутрауга керү өчен чират 35 километрга җиткән.
Арыган туристлар сөйләвенчә, кул белән тикшерү (досмотр – Авт.) өчен чиратны көтү вакыты 5 сәгатьтән артып киткән – барысы да тизрәк диңгез ярына барып җитәргә омтылган. Эсселек тә 30 градус булганда көтүләр җиңел булмаган инде. Таманьгә якынайган урыннарда тыгыннар кинәт туристлар агымы арту аркасында барлыкка килгән.
Ни гаҗәп, монда да тәртипсез водительләр барлыкка килгән. Үз чираты җитүен тыныч кына көтәр урынга кайсыберәүләр, юл кырыеннан башкаларны узып, алгарак чыккан һәм досмотрны тизрәк үткән. Бу хәл белән көрәшергә телиләр. Тиздән шундй тәртипсез машина йөртүчеләр өчен узу тыелган дигән билге һәм махсус разметка барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта водительләр “права”ларыннан мәхрүм ителәчәк.
Шул ук вакытта юл хезмәтләре 35 километрга җиткән тыгын рекорд булмаска мөмкин, дип саный. Август ахыры-сентябрь башында русиялеләр күпләп диңгез буеннан кайтыр юлга чыкканда Кырым күперендә аннан да озынрак юл бөкесе теркәлергә мөмкин, ди.
Русиялеләрнең күпләп Кырымга ял итәргә барырга омтылуларын Краснодар краенда Кара диңгезнең мазут резервурлары булган “Волгонефть” танкеры бату аркасында пычрануы белән бәйлиләр.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.