Дөньяда ниләр бар?
30 июль 2025, 05:12

Ялгыш 6 миллион сум акчаны чыгарып ташлаган

Мирас буенча калган акчалар чүплеккә очкан.  

Ялгыш 6 миллион сум акчаны чыгарып ташлаганЯлгыш 6 миллион сум акчаны чыгарып ташлаган
Ялгыш 6 миллион сум акчаны чыгарып ташлаган

Амур өлкәсенең Завитинск шәһәрендә яшь хатын мирас буенча калган акчаларны очраклы рәвештә чүплеккә чыгарып ташлаган.

Яшь хатынның әтисе үлгән. Бакыйлыкка күчкән әтисенең йортына килгәч, ул аны җыештырырга уйлаган. Кирәк булмаган әйберләрне җыйнап, чүплеккә чыгарып ташлаган.

Ул әтисенең моңа кадәр Подмосковьега күченергә теләвен исенә төшергән һәм аның моның өчен җыйган акчаларын эзләргә уйлаган. Әмма акчалар табылмаган – банк исәбендә дә, өйдә дә.

Соңрак яшь хатынга әтисенең күршеләренең зур суммада акча табулары турында имеш-мимешләр ишетелгән. Ул күршеләрдән бу хакта сорашкан, әмма алар бернинди акча да тапмадык, дигәннәр. Бу хәлдән соң яшь хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.

Оперативниклар күршеләрнең   чүплектә он капларында алты миллион сум акча табуларын ачыклаган. Акчаларның бер өлешен алар кәеф-сафа корып туздырырга өлгергән, икенче өлешенә үзләренә яңа йорт сатып алган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас