Дөньяда ниләр бар?
28 июль 2025, 08:57

Әти буласы килмәгән ир-атлар өчен яхшы яңалык!

Ир-атлар өчен  балага узуга каршы дару уйлап тапканнар. 

Дөньяда беренче  тапкыр ир-атларның балага узуга каршы даруын АКШ һәм Британия галимнәре анонслады. Ул сперматозоидлар эшләп чыгаруны уңышлы туктата, либидо/тестостеронны киметми һәм кәефкә йогынты ясамый, диләр.

Аның эшче исеме – YCT-529. Ул инде клиник сынаулар узган һәм могҗизалар күрсәтеп өлгергән.

1) Бик яхшы үткәрүчәнлек.

2) Йөрәк тибешенә, мәсәлән, Виагра кебек, сизелерлек йогынты ясамый.

3) Ир-атларда кан күрсәткечләренә яки тестостерон дәрәҗәсенә йогынты ясамый.

4) Кабул иткәннән соң алты атна узгач, препаратның йогынтысы юкка чыга.

Галимнәр фикеренчә, YCT-529 – зур алга китеш, һәм  ул дөньяда иң күп сатыла торган даруларның берсе булачак. Чөнки, алар сүзләренчә, статистика күрсәткәнчә, дөньядагы  ир-атларның 75% хатын-кызлар кебек үк контрацептивлар кабул итәргә тели.

Чыганак:  Mash Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас